Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 17 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 21 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 237 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 64 рейс башкарылган, шул исәптә 3 – чартер, 20 халыкара рейслар. 2466 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2779 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 29 рейс башкарган.
      12 нче майга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба күчә. Температура көндез +24 +29 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International