“Көньяк” автовокзалы 39 маршрут буенча даими рейслар оештырган

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
      “Көньяк” автовокзалында шәһәр яны һәм шәһәрара маршрутлар буенча даими автобус рейсларының җыелма җәдвәле төзелгән. 39 маршрут билгеләнгән. Популяр юнәлешләр арасында - Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Мөслим, Яр Чаллы, Балык Бистәсе, Чистай. Шулай ук казанлылар Димитровград, Магнитогорск, Оренбург, Самара, Стерлитамак, Тольятти, Уфа кебек Рәсәй шәһәрләренә юл тота алалар.
      Тулырак мәгълүматны автовокзалның белешмәләр хезмәте телефоны 2-373-323 аша белергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International