Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 25 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга җәдвәл буенча 288 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 55 рейс башкарылган, шул исәптә 11 – чартер, 15 халыкара рейслар. 2676 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2033 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 46 рейс башкарган.
      29 нчы апрельгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Температура көндез +15 +20 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International