Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә Зыча-Бегишево участогындагы тимер юлны реконструкцияләү буенча эшләр бара

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
      Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендәге 12,7 км озынлыктагы Зыча-Бегишево участогында барлык инфраструктураны тулысынча алмаштырып тимер юлны реконструкцияләү планлаштырылган.
      Тимер юл полотносын ремонтлау өчен поездлар хәрәкәтендә 144 сәгать дәвамлылыкта 21 вакытлыча тукталыш каралган. Әлеге эшләрдә 200ләп белгеч һәм югары җитештерүчәнлеккә ия булган юл техникасы җәлеп ителәчәк.
      2014 елның май азагына кадәр юлның әлеге участогында җөйсез тоташтырылган “бәрхет” юл салынып бетәчәк. Ул авырлыкка һәм поездларның тиз хәрәкәтенә чыдам булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International