Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга җәдвәл буенча 187 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 16 – чартер, 20 халыкара рейслар. 2529 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2214 кеше килгән.
       “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 22 рейс башкарган.
      28 нче апрельгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, җил көньяк-көнбатыштан, явым-төшемсез. Температура көндез +12 +17 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International