Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 25 апреле, җомга
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 6 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 7 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга җәдвәл буенча 283 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 57 рейс башкарылган, шул исәптә 18 – чартер, 15 халыкара рейслар. 3046 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2712 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 42 рейс башкарган.
      25 нче апрельгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, төньяк-көнбатыштан 15-18 м/с тизлектә җил. Температура көндез +3 +8 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International