Иртәгә Казанда сезонлы автобуслар йөри башлаячак

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
      Казанда 25 апрельдән 5 ноябрьгә кадәр бакчачылык оешмаларына 11 махсус сезонлы автобус маршрутлары оештырылды.
 
      Автобуслар көн саен 6.00-7.00 һәм 18.20-21.00 сәгатькә кадәр йөриячәкләр. Хәрәкәт ешлыгы пассажирлар агымына карап җәдвәл нигезендә билгеләнгән.  
 
      Маршрутлар түбәндәге юнәлешләрдә оештырылган:
 - «Щербаковка» автомат ягулык салу станциясенә кадәр - «1 Май ур.» тукталышыннан (№20);
- «Текстильщик» бакчачылык оешмасы - Горький шоссесы урамыннан (№101с);
- «Щербаковка» бакчачылык оешмасы - «39 квартал» тукталышыннан (№41);
- «Орел» бакчалар Дан скверыннан (№103с) һәм Р.Яхин урамыннан  (№107с);
- «Станционные Дербышки» т.м. кадәр - «Ветеринарный институт» тукталышыннан (№39с);
- «Сухая Река» - «Дальние сады» т.м. кадәр Ленин исемендәге мәдәният йортыннан (№92с);
- Светлая Полянага кадәр - Дан скверыннан (№105с);
- Яңа Шигалига кадәр Ирек мәйданыннан (№109с);
- Арышхаздага кадәр Җиңү проспектыннан  (№106с);
- Жиркомбинатка кадәр - Дан скверыннан(№111с).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International