Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 13 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 205 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 15 – чартер, 20 халыкара рейслар. 2559 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3010 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 42 рейс башкарган.
      24 нче апрельгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча аязучан болытлы һава көтелә, төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил, яңгыр, юеш кар, урыны белән буран. Температура көндез +2 +7 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International