Беренче май бәйрәмнәренә “Көньяк” автовокзалы өстәмә рейслар оештыра

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
      Беренче май бәйрәмнәренә “Көньяк” автовокзалы субъектлар һәм муниципалитетлар арасындагы маршрутлар буенча өстәмә рейслар оештыра. 30 апрельдә Казаннан Түбән Кама, Болгар, Минзәлә, Лениногорск, Чирмешән, Базарлы Матак, Әлмәт, Чистай, Биләр аркылы Норлатка китәргә була. 1 майда Тольятти, Бөгелмә, Норлат, Балык Бистәсе, Юхмачи, Болгар, Әлмәт, Базарлы Матак һәм Чистай якларына рейслар оештырылган.   
      Маршрутларда 43 урынлы уңайлы автобуслар йөриячәк. Билетларны алдан сату оештырылган. Мәгълүматлар өчен телефон – 2 373 323.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International