“Көньяк” автовокзалы Казан-Буа маршруты буенча яңа рейс ача

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
      25 нче апрельдән Казан-Буа маршруты буенча яңа рейс ачыла. Автобуслар “Көньяк” вокзалыннан көн саен 8.40, 12.30, 15.30 һәм 16.30 сәгатьтә китәчәкләр. Юл вакыты 2,5 сәгать тәшкил итәчәк. Билет бәясе 250 сум тора, балаларга 50% ташлама ясалачак. Уңайлы автобуслар 30 пассажирга хезмәт күрсәтә ала.
       Билетларны алдан сату оештырылган. Мәгълүматлар өчен телефон – 2 373 323.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International