5 майда өч шәһәр яны поездының расписанисе үзгәрә

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
      Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 5 майда өч шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрә.
      6442/6427 нче Арча-Сосновка поезды Шәмәрдән станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк.  
      6923 нче Кизнер-Казан поезды Кукмара-Казан участогында үзгәргән расписание буенча хәрәкәт итәчәк: Кукмара 09:58-10:15, Бертуган Комаровлар т.п. 10:18-10:18, аннан соң тукталышсыз Шәмәрдән станциясенә кадәр 10:51-10:52, Арча 11:18-11:19, аннан соң тукталышсыз Компрессор заводы станциясенә кадәр 12:12-12:13, Әмәт 12:22-12:25, Әмәт-2 12:27-12:28, Казанга 12:40 килә.
      6425 нче Нократ Аланы-Казан поезды Нократ Аланы-Коинсар участогында үзгәргән расписание буенча хәрәкәт итәчәк: Нократ Аланыннан 12:00 кузгалып китә, 934 км разъезды 12:05-12:06, Кукмара 12:13-12:14, Бертуган Комаровлар т.п. 12:17-12:18, Состамак т.п. 12:26-12:27, 915 км т.п. 12:30-12:31, Коинсар 12:40-12:41, аннан соң гамәлдәге расписание буенча.
      Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең  www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International