Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 18 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 20 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 267 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 61 рейс башкарылган, шул исәптән 6 – чартер, 15 халыкара рейслар. 2115 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2253 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 40 рейс башкарган.
      22 нче апрельгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба күчәчәк. Температура көндез +10 +15 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International