15 апрельдә республика юлларында балаларны транспортта махсус утыргычлардан башка йөртүнең 69 очрагы ачыкланган

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
      Татарстан Республикасы территориясендә үткән тәүлектә 35 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 92 очрагы, 69 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 549 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
      Апрельнең 15 көне эчендә республикада 113 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булган һәм 141 төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International