Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 6 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 6 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 195 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптән 12 – чартер, 18 халыкара рейслар. 2218 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2810 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 38 рейс башкарган.
      16 нче апрельгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, җил көньяктан, урыны белән яңгыр, томан. Температура көндез +8 +13 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International