Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Казанда җәмәгать транспорты катнашында юл-транспорт һәлакате теркәлгән: Казанның Адоратский урамында МАЗ-103465 автобусы (ПАТП-4, 10 нчы маршрут) кинәт туктаганда пассажир егылган. ЮТҺ нәтиҗәсендә пассажир хатын-кыз имгәнгән һәм аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.
Татарстанның муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 238 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 60 рейс башкарылган, шул исәптән 11 – чартер, 10 – халыкара рейслар. 1563 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1717 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 44 рейс башкарган.
      15 нче апрельдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада урыны белән яңгыр явуы көтелә, җил көньяктан. Температура көндез +6 +11 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International