11-13 апрельдә республика юлларында 2086 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
      Татарстан Республикасында 11-13 апрельдә 183 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 263 очрагы, 247 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 2086 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
      Апрельнең 13 көнендә республикада 97 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 5 кеше һәлак булган һәм 125 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International