Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 8 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Казанда җәмәгать транспорты катнашында юл-транспорт һәлакате теркәлгән: Ниссан Альмера автомобиле йөртүчесе уң якка борылу өчен алдан ук юлның кырый полосасына чыкмаган һәм Нефаз-5299 автобусына (29 нчы маршрут, ПАТП № 4) бәрелгән. ЮТҺ нәтиҗәсендә автобус пассажиры күкрәген имгәткән, аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 200 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 48 рейс башкарылган, шул исәптән 9 – чартер, 15 халыкара рейслар. 1766 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1898 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 26 рейс башкарган.
      14 нче апрельгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез һәм төнлә урыны белән яңгыр, кайбер районнарда томан. Җил көньяктан. Температура көндез +5 +10 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International