Татарстан аэропортларыннан Идел буе федераль округында һава транспорты белән төбәк эчендә пассажирлар йөртүне үстерү программасы кысаларында рейслар 8 юнәлештә башкарыла

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
      2014 нче елда Идел буе федераль округында һава транспорты белән төбәк эчендә пассажирлар йөртүне үстерү программасы кысаларында Татарстан аэропортларыннан “Ак Барс Аэро” ААҖ һәм Ырынбур өлкәсенең “Международный аэропорт “Оренбург” авиакомпанияләре 8 юнәлештә рейслар башкаралар.
      Авиаташулар махсус тарифлар буенча башкарыла. Иң югары тариф Казаннан Ырынбурга 4720 сум тәшкил итә, Самарага – 2311 сум, Саратовка – 3852 сум, Пермьга – 3744 сум, Пензага – 3310 сум, Саранскига – 2713 сум, Кировка – 2821 сум. Түбән Камадан Түбән Новгородка кадәр билет бәясе 4069 сум билгеләнгән.
      2014 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы аэропортларыннан 434 рейс башкарылган, 5296 пассажирга хезмәт күрсәтелгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясенә килгәндә, ул Идел буе федераль округында һава транспорты белән төбәк эчендә пассажирлар йөртүне үстерү программасы кысаларында 18 маршрут буенча авиарейслар башкара. Авиакомпания 2014 елның 1 кварталында 1152 рейс башкарган, 4456 пассажирга хезмәт күрсәткән. Түбән Новгород-Саратов, Казан-Самара, Казан-Пермь, Уфа-Чебоксар иң популяр юнәлешләр булып торалар.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International