Республика территориясендә юллардагы чокырларны ямаганда 230дан артык махсус техника белән эшләү планлаштырыла. Моннан тыш, 35 асфальт-бетон заводы да җәлеп ителәчәк.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.