2014 елда 25 тимер юл аркылы чыгу урыннарында ремонт ясау планлаштырыла

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Бүген “Татамедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында Татарстан Республикасында тимер юл аркылы чыгу урыннарында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе буенча брифинг булып узды. Анда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашты.  
          А. Чукин мәгълүматлары буенча, Татарстан территориясендә Горький һәм Куйбышев тимер юллары буенча 146 тимер юл аркылы чыгу урыны урнашкан.
          2013 елда тимер юл аркылы чыгу урыннарында 6 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә, 3 кеше зыян күргән. 2014 елда 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 2 кеше җәрәхәтләнгән, 1 кеше һәлак булган. Һәр очракта да юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуның сәбәбе булып автотранспорт чаралары белән идарә итүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозулары тора.
          ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы “РТЮ” ААҖ белән берлектә тимер юл аркылы чыгу урыннарында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш алып бара. Атап әйткәндә, Куйбышев һәм Горький тимер юллары белән бергә махсус программалар эшкәртелгән. Алар нигезендә 2014 елда 25 тимер юл аркылы чыгу урыннарында ремонт ясау планлаштырыла. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы бюджеты хисабына, 700 млн сум смета бәясенә, Яшел Үзән станциясендә 758 нче чакрымда тимер юл аркылы чыгу урыны төзелеше бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International