Республикада җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга 14719 рөхсәт язуы бирелгән

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
      Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен чираттагы тапкыр гаризалар кабул ителде һәм рөхсәт язулары бирелде.
      Рөхсәт язуы бирер алдыннан министрлыкның җаваплы хезмәткәрләре ташучының транспорт чарасын тикшерәләр. Автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә “шашкалар”, транспорт чарасы салонының алдагы панелендә ташучы турында мәгълүмат барлыгына игътибар итәләр.
      2014 елның 9 нчы апреленә мәгълүматлар буенча республикада 14719 рөхсәт язуы бирелгән.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International