Хәзер Әлмәттәге троллейбусларда йөрү өчен тулыландыру мөмкинлеге булган электрон юл билеты гамәлгә керде

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
      2014 елның 1 апреленнән “Әлмәт троллейбус идарәсе” муниципаль предприятиесе “Социаль карта” ААҖ белән берлектә троллейбус пассажирларына бер айга тулыландыру мөмкинлеге булган электрон юл билеты тәкъдим итә. Электрон юл билеты белән файдалану аена 500 сумга кадәр экономия бирә. Әлмәт халкына сайлау өчен ике тариф тәкъдим ителә: “Оптима” – 750 сумга 60 тапкыр йөрү һәм “Лидер” – 1000 сумга 100 тапкыр йөрү.
      Юл билетларын сату пунктларында алырга һәм тулыландырырга мөмкин. Транспорт карталарын үткән айның 20 числосыннан юл билеты белән файдаланасы айның 10 числосына кадәр тулыландырырга була. Мәсәлән, апрель аена юл билетын 20 марттан 10 апрельгә кадәр тулыландыра аласыз. Ай эчендә файдаланылмаган йөрүләр саны киләсе ай балансына күчерелми.   
       Яңа хезмәт буенча тулы мәгълүматны “Социаль карта” ААҖнең халык белән эшләү пунктында, Герцен ур., 1 нче йорт, 6 офис адресы буенча яисә (8553) 30-08-64 телефоны аша алырга була.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International