2014 ел башыннан алып Горький тимер юлының Казан төбәгендә травматизмның 7 очрагы теркәлгән

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
      Агымдагы елның 3 ае эчендә Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә травматизмның 7 очрагы теркәлгән, аларда 9 кеше зыян күргән һәм 4 кеше һәлак булган. Үткән елның шул ук чорында травматизмның 11 очрагы теркәлкән, нәтиҗәдә 11 кеше зыян күргән һәм 9 кеше һәлак булган.
      Күпчелек бәхетсезлек очраклары гражданнарның тимер юл транспортының югары дәрәҗәдә куркыныч булган зоналарында үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәүләре аркасында килеп чыга. Бәхетсезлек очраклары килеп чыгуның төп сәбәбе гражданнарның тиеш булмаган урында килүче поезд алдыннан тимер юл аркылы чыгулары. Шул рәвешчә ел башыннан 6 кеше травма алган. Исерек хәлдә 2 кеше травмаланган. Моннан тыш, 2014 елда бала катнашында 1 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
      “РТЮ” ААҖ гражданнарны тимер юл объектлары янында игътибарлы булырга өнди. Тимер юл - куркынычлык дәрәҗәсе югары булган транспорт объекты. Компания ата-аналарның балаларына тимер юлда үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатуларын сорый.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International