Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле бүген өч шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрә

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
      “Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе төзекләндерү эшләре бару сәбәпле бүген өч шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрүен хәбәр итә.
      6442/6427 нче Арча-Сосновка поезды Шәмәрдән станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк.  
      6923 нче Кизнер-Казан поезды Кукмара-Казан участогында үзгәргән расписание буенча хәрәкәт итәчәк: Кукмара 09:58-10:11, Бертуган Комаровлар т.п. 10:14-10:15, аннан соң тукталышсыз Шәмәрдән станциясенә кадәр 10:48-10:49, Арча 11:17-11:18, аннан соң тукталышсыз Компрессор заводы станциясенә кадәр 12:12-12:13, Әмәт 12:22-12:25, Әмәт-2 12:27-12:28, Вахитово 12:35-12:51, Казанга 13:03 килә.
      6425 нче Нократ Аланы-Казан поезды: Нократ Аланыннан 12:00 кузгалып китә, 934 нче км разъезды 12:05-12:06, Кукмара 12:13-12:14, Бертуган Комаровлар 12:17-12:18, Состамак т.п. 12:26-12:27, 915 км т.п. 12:30-12:31, Коинсар 12:40-12:41, аннан соң гамәлдәге расписание буенча.
      Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә була.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International