Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 4 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 4 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 202 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 89 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 122. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 64 рейс башкарылган, шул исәптән 3 – чартер, 8 халыкара рейслар. 2160 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2502 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 31 рейс башкарган.
     2 нче апрельгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар, юеш кар. Җил төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә, юлларда урыны белән бозлавык. Температура көндез -2 +3 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International