1 апрельдән Ижевск-Лудзя аралыгының 31 нче чакрым тукталыш пунктында (“Самолет” поселыгы) шәһәр яны поездларының яңа тукталышы кертелде

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Горький тимер юлы пассажирларның күп санлы мөрәҗәгатьләреннән соң 1 апрельдән Ижевск-Лудзя аралыгының 31 нче чакрым тукталыш пунктында (“Самолет” поселыгы) шәһәр яны поездларының яңа тукталышы кертелүен хәбәр итә.
          31 нче чакрым тукталыш пунктыннан ерак түгел “Самолет” поселыгы, бакчачылык массивлары, һәм шулай ук “Пирогово” аэроклубы урнашкан.
“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясендә хәбәр итүләренчә әлеге тукталыш пунктында түбәндәге шәһәр яны поездлары тукталыш ясаячаклар:
- 6371 нче Ижевск – Кизнер поезды (Ижевскидан көн саен 8.16 кузгалып китә, 31 км т.п. 8.22 килә);
- 6374 нче Нократ Аланы – Ижевск поезды (Нократ Аланыннан көн саен 14.03 кузгалып китә, 31 км т.п. 17.57 килә).
31 нче чакрым тукталыш пунктыннан (“Самолет” поселыгы) китүче пассажирларга билетларны электропоездлардагы билет кассирларыннан алу мөмкинлеге бар.    
Поездлар расписаниесе турында барлык мәгълүматны шәһәр яны билет кассаларында, “РТЮ” ААҖ Бердәм мәгълүмати-белешмәләр үзәгенең 8 (800) 775-00-00 телефоны аша, www.rzd.ru сайтында /Пассажирларга/ Шәһәр яны транспортында ташу (сервиска Интернет челтәрендә керү мөмкинлеге бар, шул исәптән коммуникаторлардан һәм кесә телефоныннан), «Содружество» ААҖ  сайтында http://www.sodruzhestvoppk.ru/ һәм (3412) 49-20-42 телефоны аша «Содружество» ААҖ мәгълүмат үзәгендә белергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International