Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм 8 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 218 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 92 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 119. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 60 рейс башкарылган, шул исәптән 7 – чартер, 16 халыкара рейслар. 1927 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2067 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 29 рейс башкарган.
      17 нчы мартта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр һәм юеш кар, җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, юлларда бозлавык. Температура көндез +2 -3 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International