Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 7 марты, җомга
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 6 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 8 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 221 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 97 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 87. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптән 9 – чартер, 19 халыкара рейслар. 2094 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2292 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 45 рейс башкарган.
      7 нчы мартта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан, юлларда бозлавык. Температура көндез +2 -2 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International