Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 10 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 193 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 127 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 148. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 58 рейс башкарылган, шул исәптән 1 халыкара рейс. 1991 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2045 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 44 рейс башкарган.
      26 нчы февральдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, җил көньяк-көнбатыштан, явым-төшемсез, юлларда бозлавык. Температура көндез -2 -7 гр., көньякта урыны белән 0 гр. кадәр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International