Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 7 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 247 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 127 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 143. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 60 рейс башкарылган, шул исәптән 5 – чартер, 13 – халыкара рейслар. 1527 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1706 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 44 рейс башкарган.
      25 нче февральдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада урыны белән кар көтелә, җил көньяк-көнбатыштан, юлларда бозлавык. Температура көндез -3 -8 гр., көнчыгышта – 11 гр. кадәр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International