Горький тимер юлының Казан төбәге предприятиеләре 2013 елның IV кварталында тармак ярышының җиңүчеләре булдылар

2014 елның 21 феврале, җомга
      “РТЮ” ААҖендә 2013 елның IV кварталында тимер юллар, филиаллар һәм структура бүлекчәләре коллективлары ярышының нәтиҗәләре чыгарылды.
      Иң яхшы коллективлар билгеле бер критерийларга таянып билгеләнде: җитештерү һәм финанс-икътисад күрсәткечләреннән, хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итүдән, хезмәтне саклау хәленнән чыгып.
      Шулай итеп, 2013 елның IV кварталында Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә урнашкан предприятиеләрнең коллективлары арасында беренче урынны Юдино-Казанский төзекләндерү локомотив депосы алды, икенче урынны – Канаш тимер юл станциясе.
      Җиңүче предприятиеләр коллективларына истәлекле билгеләр, компаниянең мактау дипломнары, акчалата премияләр биреләчәк.        
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International