Казанның белем үзәге базасында хезмәтне саклау буенча автоматлаштырылган белем бирү комплексы урнаштырылган

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
      Яңа комплекс Юдино станциясенең техника китапханәсендә урнашкан.
      Белем бирү комплексы зыян күрүчеләргә реанимация алымнарын үзләштерү өчен “ЭЛТЭК” тренажерларыннан, хезмәтне, электр, янгын һәм промышленность куркынычсызлыгын саклау буенча автоматлаштырылган уку курсларыннан, хезмәтне саклау буенча видеофильмнардан, электр куркынычсызлыгы буенча күрсәтмә стендларлардан  тора.
      Ел башыннан алып Юдино станциясе һәм Казанның тимерьюл станцияләренең эшен оештыру үзәге эшчеләре белемнәрен тикшергәннәр. Киләчәктә Казан төбәгенең барлык предприятиеләре хезмәткәрләренә белем бирүне дәвам итү планлаштырыла.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International