Үткән тәүлектә республика юлларында 28 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
      Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 28 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 88 очрагы, 78 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 508 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
      Республикада февральнең 18 көне эчендә 167 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 23 кеше һәлак булган һәм 201 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International