“Содружество” шәһәр яны компаниясе һәм Казан федераль университеты студентлар өчен “Сәламәтлек поезды” оештырдылар

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
16 февральдә Казан федераль университеты “Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе белән традиция буенча студентларны Яшел Үзәндә урнашкан «Маяк» спорт-сәламәтләндерү комплексына ял итәргә алып бардылар. “Сәламәтлек поезды”нда университетның барлык институтлары да катнаша. Бер барганда 220 студент сәламәтләндерү чарасында катнаша ала. 2014 елда әлеге комплекска 6 тапкыр бару оештырылачак, аларның 2се февральдә һәм 4се мартта.
          Үткән якшәмбе көнне студентлар шатланып уңайлы РА-2 рельслы автобуста барганнар – җылы, чиста, урыннар да барысына да җиткән.
          КФУ вәкиле Алексей Леванов әйтүенчә Университет “Содружество” компаниясе белән беренче ел гына хезмәттәшлек итми. Электричка 300 кадәр булган укучылар төркемен алып баруны оештыру өчен бик уңай вариант.
          Яшел Үзән станциясендә яшьләрне «Маяк» спорт-сәламәтләндерү комплексына илтү өчен автобуслар көтеп торган.  Студентлар чаңгыда, чанада шуганнар һәм башка күңел ачу уеннарында катнашканнар. Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чара өчен тулысынча университет түли.  
          “Содружество” ААҖнең пассажирларга хезмәт күрсәтү һәм ташулар оештыру буенча бүлек башлыгы Николай Еремцов Казан федераль университеты белән өч елга якын эшләүләре турында сөйләде. Студентлар төркемен йөртү өчен рельслы автобусларның уңайлы һәм куркынычсыз булуын билгеләп үтте. “Содружество” ААҖ студентларны җәйге чорда университетның Алабуга һәм Яльчикта урнашкан спорт-сәламәтләндерү комплексларына да йөртүне планлаштыра.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International