Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 17 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Казанда җәмәгать транспорты катнашында юл-транспорт һәлакате теркәлгән: Җиңү проспектында МАЗ автобусы (ПАТП-2, 45 нче маршрут) кинәт туктаганда пассажирлар егылган. ЮТҺ нәтиҗәсендә ике пассажир хатын-кыз төрле имгәнүләр белән 7 нче шәһәр хастаханәсенә озатылган.  
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 207 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 142 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 134. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылган, шул исәптән 10 – чартер, 15 – халыкара рейслар. 1759 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1713 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 46 рейс башкарган.
      19 нчы февральдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада кар явуы көтелә, юеш кар, җил көнбатыштан. Температура көндез -3 +2 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International