Казан аэропортында багаж белән идарә итү система кертелде

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
«Казан» аэропортында мәгълүмати технологияләр үстерү программасы кысаларында BRS (Baggage Reconciliation System) системасы кертелде. Ул һәр вакытта багажның кайда булуын контрольдә тоту мөмкинлеге бирә – регистрациядән алып бортка төягәнгә кадәр.
Әлеге чишелеш багажны эзләү һәм эшкәртү процедураларын җиңеләйтәчәк. Пассажир регистрация үткән вакытта багаж турында мәгълүмат системага кертелә. Барлык сумкалар, багаж лентасы буенча үткәндә, анда урнаштырылган биркадагы (хуҗаның исеме, рейс номеры, күләме һәм башкалар күрсәтелгән) штрих-кодны исәпли торган сканер аша уза. Шулай итеп, система багажны ялгыш башка рейска төяп җибәрү очрагын булдырмый. Төяп бетергәч регистрация үткән һәм рейска төялгән багаж саны турында мәгълүмат бирелә.       
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International