Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 1 кеше һәлак булган һәм 13 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 224 автобус чыккан.
      Федераль юлларда 115 берәмлек юл техникасы дежур торган, төбәк юлларында – 170. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптән 9 – чартер, 9 – халыкара рейслар. 1902 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2250 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 43 рейс башкарган.
      18 нче февральдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада болытлы һава көтелә, урыны белән кар, юеш кар, кайбер районнарда бозлавык, җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан. Температура көндез +1 -4 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International