2013 елда Горький тимер юлының Казан төбәгендә терминал ярдәме белән 195,5 меңнән артык билетлар алынган

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
      Үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы аша билетлар алучы пассажирлар саны арта. 2012 елда әлеге хезмәттән 85 меңләп пассажир файдаланса, 2013 ел нәтиҗәләре буенча ерак араларга баручы поездларга 195,5 мең пассажир билет рәсмиләштергән, аларның 145 меңнән артыгы Казанда.  
      2014 елның гыйнварында терминал аша ерак араларга баручы поездларга 13,5 мең билет алынган. Барлыгы Казан төбәгенең Казан, Чебоксар, Йошкар-Ола, Канаш, Яшел Үзән тимер юл вокзалларында 12 үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы урнаштырылган.
      Терминал пассажирларга ерак араларга баручы поездларга билетны мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерергә, банк картасы белән түләргә, һәм шулай ук элегрәк Интернет челтәре аша сатып алынган билетны чыгартуга мөмкинлек бирә.
      Терминал ярдәме белән билет алу өчен пассажирга фамилиясен, исемен, әтисенең исемен һәм паспорт мәгълүматларын кертергә кирәк булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International