Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 3 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 2 кеше һәлак булган һәм 4 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 134 автобус чыккан.
      Федераль юлларда 110 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 170. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 52 рейс башкарылды, шул исәптән 2 – чартер, 13 – халыкара рейслар. 1984 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 1652 кеше килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 45 рейс башкарды, шул исәптән 2 чартер.
      17 нче февральдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән кар, томан, юлларда бозлавык. Температура көндез +1 -5 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International