«Казан» аэропортында гыйнвар аенда пассажирлар агымы 18,2% артты

2014 елның 14 феврале, җомга
      2014 нче елның гыйнвар аенда «Казан» халыкара аэропортында пассажирлар агымы 114 мең 189 кеше тәшкил итте. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18,2% күбрәк.
      Эчке һава юнәлешендә елның беренче аенда 59 мең 181 кешегә хезмәт күрсәтелде, бу 2013 елның шул ук чорыннан 27,3% артыграк. Халыкара һава юнәлешендә пассажирлар агымы 14,4% артты һәм 55 мең 8 кеше тәшкил итте.
      Кышкы Олимпия уеннары алдыннан 2014 елның гыйнварында Сочига рейслар бигрәк тә популяр булды: әлеге юнәлештә 639 пассажир очкан, бу 2013 елның шул ук чорыннан 1,6 тапкырга артыграк.
      Шулай ук түбәндәге регуляр юнәлешләрдә тотрыклы үсеш күзәтелә: Мәскәү (+22,6%), Санкт-Петербург (+36,3%) һәм Самара (+54,9%). Чит ил юнәлешләрендә Хургада (+56,8%), Дубай (+12,8%), Бангкок (+11,8%) курортлары артыграк күрелде.
      Отчет чорында самолетлар очу саны 31,8% артты һәм 966 берәмлек тәшкил итте.
      25 гыйнвардан «Казан» халыкара аэропорты пассажирлары яңа Казан-Белгород маршруты белән файдалана алалар. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясенең CRJ 200һава суднолары ТР башкаласы һәм Белгород арасында атнага ике тапкыр, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә оча.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International