Үткән тәүлектә республика юлларында ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 68 очрагын ачыклаганнар

2014 елның 14 феврале, җомга
      Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 30 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл
хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 68 очрагы, 63 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 540 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
      Республикада февральнең 13 көненә 116 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 19 кеше һәлак булган һәм 134 кеше төрле тән
җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International