25 февральдән 31 мартка кадәр Татарстан, Марий Эл һәм Киров өлкәсе территорияләрендә берничә шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрә

2014 елның 14 феврале, җомга
      25 февральдән 31 мартка кадәр дүрт шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрә.
      6383 нче Казан - Йошкар-Ола поезды дүшәмбедән җомгага кадәр гамәлдәге расписание буенча хәрәкәт итәчәк (Казаннан 18:07 кузгалып китә, Йошкар-Олага 21:33 килеп җитә). Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә үзгәргән расписание буенча хәрәкәт итәчәк: Казаннан 13:56 кузгалып китә, Адмирал Бистәсе 14:01-14:02, Лагерная 14:08-14:09, Яңа Аракчино 14:16-14:17, Юдино 14:24-14:25, Васильево 14:43-14:44, Яшел Үзән 14:56-14:57, Гари разъезды 15:08-15:09, Помары 15:24-15:25, Яльчинский т.п. 15:53-15:54, Иләт 15:43-15:44, 43 км т.п. 16:02-16:03, Шелангер 16:04-16:14, Суслонгер 16:24-16:25, Кундыш 16:34-16:35, Сурок 16:44-16:45, Пемба 16:54-16:55, 92 км т.п. 17:01-17:02, Куяр 17:05-17:06, Йошкар-Ола 17:20.
      6453 нче Йошкар-Ола – Казан поезды шимбә һәм якшәмбе көннәренә билгеләнә, дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә расписаниедән чыгарыла.  
      6452 нче Яранск – Йошкар-Ола поезды якшәмбе һәм дүшәмбе көннәренә билгеләнә, чәршәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә расписаниедән чыгарыла.  
      6451/6454 нче Табашино – Яранск поезды 25 февральдән расписаниедән чыгарыла.
      1 апрельдән шулай ук 2 шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрә.
      6383 нче Казан – Йошкар-Ола поезды көн саен гамәлдәге расписание буенча йөриячәк (Казаннан 18:07 килә, Йошкар-Олага 12:33 килә).
      6453/6452 нче Йошкар-Ола – Яранск – Йошкар-Ола поезды гамәлдәге расписаниегә нигезләнеп дүшәмбе, чәршәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәренә билгеләнә.
      Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru  сайтында белергә була. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International