Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 14 феврале, җомга
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 14 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 3 кеше һәлак булган һәм 18 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 174 автобус чыккан.
      Федераль юлларда 110 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 172. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылды, шул исәптән 11 – чартер, 13 – халыкара рейслар. 1962 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 2311 кеше килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 40 рейс башкарды.
      14 нче февральдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән кар, юеш кар, томан, юлларда бозлавык. Температура көндез +2 -3 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International