Республиканың транспорт комплексында инновацион чишелешләр куллану мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә булып узды
2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында республиканың транспорт комплексында инновацион чишелешләр куллану мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә булып узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы автотранспорт предприятиеләре, транспорт-лизинг һәм такси компанияләре, Пермь өлкәсе транспорт һәм элемтә министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучыларга такси өчен Ford Focus, Ford Mondeo, Европада һәм Россиядә иң популяр Ford Galaxy автомобильләренә, 9 урынлы Tourneo Custom автобусына һәм Ford Transit Jumbo автобусларына презентация ясалды.
Шулай ук киңәшмәдә түбән идәнле НЕФАЗ-5299-30-51 автобусы, түбән класслы BRAVIS-CNG (шасси КАМАЗ-3297) шәһәр автобусы, газ белән эшләүче MAN автобусы, урта класслы ПАЗ-320414-05 «Вектор» автобусы, газ белән эшләүче урта класслы ПАЗ-320412-10 CNG автобусы, FBI 83 MR шәһәр автобусы, FBI 83 PR шәһәр яны автобусы, FBI 83 LR шәһәрара йөрүче автобус һәм HYUNDAI BOGDAN A20, BOGDAN A201, King Long CNG6900, King Long XMQ6120C CNG, King Long XMQ6129Y CNG автобуслары тәкъдим ителде.