«Казан» аэропорты пассажирларга хезмәт күрсәтү буенча Россия аэропортлары арасында иң яхшыларының берсе булып танылган

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
      «Авиапорт» агентствосының тикшеренү нәтиҗәләре буенча «Казан» аэропорты Россиянең иң яхшы аэропортлары бишлегенә керде.
      «Авиапорт» агентствосы экспертлары 20 артык Россия аэропортларының пассажир инфраструктурасы сыйфатына һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенә бәя бирделәр. Рейтинг төзегәндә аэропорт эшендә пассажирларга хезмәт күрсәтүнең барлык стадияләре исәпкә алынды: терминаллар арсыннан утүдән интернет белән файдалануга кадәр, регистрациядән алып самолетка утырганга кадәр, багажны алганнан соң иҗтимагый транспорт тукталышын табуга кадәр. Билгеләр 5 бал (5 йолдыз) шкаласы белән куелды, әмма иң югары бал бер объектка да бирелмәде. «Казан» халыкара аэропорты 4 йолдыз белән бәяләнде. Шулай ук Владивосток, Екатеринбург, Новосибирск һәм Сочи аэропортларында да югары уңайлык дәрәҗәсе билгеләнде.        
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International