Үткән тәүлектә республика юлларында 33 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
       Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 33 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл
хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 80 очрагы, 64 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 568 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
      Республикада февраль башыннан алып 102 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 16 кеше һәлак булган һәм 119 кеше төрле
тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International