Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 1 кеше һәлак булган һәм 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 214 автобус чыккан.
      Федераль юлларда 113 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 157. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 67 рейс башкарылды, шул исәптән 8 – чартер, 14 – халыкара рейслар. 1863 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 1688 кеше килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 38 рейс башкарды.
      13 нче февральдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада кар явуы көтелә, буран, җил көньяктан, юлларда бозлавык. Температура көндез 0 -5 гр., көнчыгыш районнарда – 8 гр. кадәр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International