“Төрек авиалинияләре” авиакомпаниясе көн саен Казаннан Истамбулга рейслар башкарачак

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
     “Төрек авиалинияләре авиакомпаниясе 20 февральдән Истамбул–Казан–Истамбул маршруты буенча атнага дүрттән җиде рейска кадәр
очулар ешлыгын арттырачак. Хәзер авиаташучы әлеге юнәлештә сишәмбе, чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә оча. Истамбулдан
очып китү вакыты – 21.10, Казанга 02.35 килә. Кире якка 04.20 очып китә, Истамбулга 05.55 килә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт.
     Истамбул Казан аэропорты пассажирлары сайлаган өч популяр юнәлешләрнең берсе. Шулай итеп, 2013 елда Истамбул–Казан–Истамбул
рейсында 80 мең 58 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу үткән ел күрсәткечләреннән 35% артыграк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International