Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 4 кеше һәлак булган һәм 13 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 219 автобус чыккан.
Федераль юлларда 97 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 142. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
Казан аэропортыннан 54 рейс башкарылды, шул исәптән 11 – чартер, 11 – халыкара рейслар. 2170 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 2096 кеше килде.
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 50 рейс башкарды.
12 нче февральдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытла һава көтелә, кайбер районнарда кар, урыны белән буран, җил көньяк-көнчыгыштан, юлларда бозлавык. Температура көндез -4 -9 гр., көнчыгыш районнарда – 12 гр. кадәр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International