2014 елда Юдино станциясендә яңа вокзал биналары ачылачак

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
     Станция Казан микрорайонында урнашкан һәм утрау тибында җайланган. XX гасырның 20 нче елларында ук инде ике вокзал бинасы төзелгән. Әмма хәзерге вакытта бу биналар заманча таләпләргә туры килми. Шуңа күрә 2013 елда яңа вокзал комплекслары төзелеше башланды.
     Бүгенге көнгә стеналар салу, түбә ябу эшләре тәмамланган, электр үткәрелгән һәм җылы кертелгән. Яңартылган вокзал комплексларын 2014 елда җәйге ташу башланган чакта ачу планлаштырыла. Алар төзелешенә 75 млн. сум бүленгән.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International